АТА’-БАБА җый. и. Өлкәннәр, борынгылар. Һәм шунда ул, ата-бабалары турында: «Каян килгән аларга мондый көч, мондый рух?» – дип уйлап алды. Р.Вәлиев. Борынгы ата-бабаларыбыз: «Азны аяган күптән коры калыр», – дип тә әйткән. С.Поварисов. Шуларның һәммәсен бергә туплагач, яшьләрнең ата-баба туфрагында төпләнүләре хакындагы сорауга җавап табылды да төсле. Б.Камалов ◊ Ата-бабадан калган (килгән) Буыннан буынга күчкән, борынгыдан килгән, борынгылардан калган. Ата-бабадан килгән тәҗрибә аңа бу мәсьәләдә ачык аңлаешлы сабак бирә алган. Г.Нигъмәти. Ата-бабасы(ның кабере) белән сүгү Бик яман сүзләр әйтеп тиргәү. [Ул тегеләрне:] «Китегез, хулиганнар! Үзегезгә эләкмәгәч, ачудан, кеше исеме пычратып йөрисез!» – дип, ата-бабалары белән сүгеп таратты. Г.Ибраһимов. Ата-бабасына җитү Бик начар сүзләр белән сүгү |