АТА’-АНА җый. и. Ата һәм ана. Яшәү законы ата-анадан алган тәрбияне үз балаңа кайтарып бирүне таләп итә. М.Юныс. Хәзер зур шәһәрләрдә ата-ана киңәшен, янәсе, психология кабинетлары алыштыра икән. Р.Хисмәтуллин

Ата-анасы белән сүгенү Әшәке, яман сүзләр әйтеп тиргәшү. Ата(сы)-анасы юк Тәртибе, рәте, җае юк. Безнең якта Балтун Шәрәфие бар иде, мәрхүм. Сүзенең бер дә атасы-анасы булмас иде. М.Хәсәнов. Атаң-анаң гына (монда) юк к. атаң башы гына юк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә