АТА и. 1. 1) Балалары булган, бала тәрбияләп үстергән ир кеше; әти. Карачы, ата белән баланың бер-берен тирән ярату, сөю көче нинди кодрәткә ия икән! Ш.Маннур. Ә минем бердәнберем кем? Ташлап китсәм, атам йортына кире кайту юк, дигән сүз. Рифә Рахман. Мин, ирек теләп, атам йортын тарсынып чыгып киткән кыз. М.Фәйзи

2) Баланың үз әтисен атау, аңа мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе. – Мин синнән олы булырга тырышмыйм, атам! – диде Тотыш углан, тезләнеп. Н.Фәттах

3) атасы тарт. форм. Хатынның иренә мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе. Быел үзең дә бик зур эшкә алындың, атасы, киленгә җиңел булмас инде. Г.Бәширов

4) Ибраһими диннәрдә: Аллаһ тарафыннан балчыктан яратылган иң беренче ир кеше, барлык кешеләрнең нәсел башы, башлангыч әтисе; Адәм. Адәмдер бәнем атам, Хәүвадыр бәнем анам... Мөнәҗәт

5) күч. Берәр нәрсәгә башлап нигез салучы; үз ишләре арасында иң алдынгысы, иң булдыклысы, иң бирелгәне. Ата коммунистларның берсенә дә җил-яңгыр тимәде, һәммәсе дә үзләренең җылы урыннарында әйбәт кенә утырып калдылар. Казан утлары. Лозунглары матур тоелса да, ата коммунистларның эш-гамәлләре бүтәнчәрәк булып чыкты. А.Гыйләҗев. Студентлар аны [Профессор И.Е.Жуковскийны], рус авианиясенең атасы, дип атыйлар. Р.Ибраhимов. С.Сәйдәшев – татар профессиональ музыка сәнгатенең атасы

6) Өлкән буын, өлкәннәр. Әйтик, мондый характердагы каршылык «Алдым-бирдем» драмасында, бер гаилә мисалында, --- аталар белән балалар тартышы кебек классик конфликт формуласына килеп чыкса, «Тартышу» драмасында (1908) --- шактый җитди сәяси фон тудыра. Мирас

7) күч. сөйл. Кемгә дә булса ярдәм итүче, тәрбия күрсәтүче кеше. Ул миңа һәрвакыт ата булды

8) Иркәк җенестән булган хайван, җәнлек, кош-корт яки үсемлек (күбрәк тарт. форм. кулланыла). Актүш атасы ягыннан овчарка катнаш токымнан, анасы ягыннан – гади йорт эте. Т.Нәби

2. с. мәгъ. 1) Хайваннар, җәнлек, кош-корт һәм үсемлекләр дөньясында: иркәк җенестән булган. Койма буйлатып, нидер сагалый-сагалый, ата мәче узды. Р.Хафизова. Ата каз талагач, акырып-бакырып елаганмын. Н.Дәүли. Мидхәт ата күркәдәй кабарына һәм, үз дигәнен таш ярылса да эшләргә дип, учларына төкергәләп куя иде. Ф.Хөсни

2) сөйл. Берәр сыйфаты белән билгеле, бик тә, үтә дә атаклы. Үшән Бузмах – ата ялкау, әмма хәйләкәр. Р.Батулла. Дачама керүче ул гына! Ата ялганчы! Әнә эзләрен күрегез! М.Насыйбуллин. Бармагыз, йөрмәгез, хараплар гына булырсыз, ул бит – ата карак! Т.Мөбарәков

Ата баласы 1) Кеше, адәм баласы. Сез дә ата баласы, Без дә ата баласы, Сөймәгәнгә сөйкәнмибез, Сөйсәң, ярлар табыласы. Җыр; 2) Ата кулында тәрбияләнгән, инсафлы. Ата дошман Төп дошман, иң явыз дошман. Ата казга сәлам бирү Салкын тию яисә башка сәбәпләр аркасында, муен бер якка янтаеп, кәкрәеп тору, муен нервларының авыртуыннан гыйбарәт авыру. Ата казың күкәй саламы? Сүз югында сүз булсын, дигәнне аңлатып әйтелә торган тәгъбир. – Исән торасыңмы, Газинур, ата казың күкәй саламы? Ачуы килмәгәндә, диде Газинур һәм кроватька сузылып ятты. Г.Әпсәләмов. Ата канаты астында яту Ата тәрбиясендә, авырлык күрмичә генә гомер итү, ата йортында яшәү. Мыек тибә башлаган егет кеше гомер буе ата канаты астында ятмас. С.Рафиков. Ата күркә Бик эре кыяфәтле, тәкәббер, һавалы кеше. Ата малы Атадан калган байлык, атадан килгән мирас; үз көчең кереп табылмаган әзер байлык. Үзең тырышып тапмасаң, ата малы – бер айлык. Мәкаль. Атаң башы гади с. 1) Тиргәү сүзе. Галошларың салмый, ни дип инде килеп кердең атаң башына! Һ.Такташ; 2) Кемнең дә булса сүзенә, фикеренә каршы ирония белән әйтелә. – Нигә менә монда да таш кала таш кала булмый? Нигә булмасын, бик була! Була, атаң башы! Г.Ибраһимов. Атаң башы гына юк Ни генә юк, бар да бар, дигәнне аңлата. Ата төлке Бик үткен, бик астыртын, хәйләкәр кеше. Ата шайтан Яшүсмерләрне һәртөрле шуклыкларга, уен-көлкегә әйдәп йөрүче кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә