АТ II и. 1) Кешегә кушылган исем. «Мин – менеджер...» – ди Эдуард, «Бизнесмен!» – ди Фердинанд... Майкл әйтә: «Кем булса да, Кеше алсын изге ат!». Р.Рахмани. [Әхмәт:] Әйтсәм әйтим. Минем чын атым – Былтыр. Д.Аппакова. [Абдулла] Башы-аягы белән мәгърифәт вә голүм дөньясына чумды, мәхәллә эшләре белән мавыкты – гаилә коручы яшьләргә никах укыды, яңа туган сабыйларга ат куйды, бу фани дөньядан киткәннәргә ясин укып, аларны дәфен кылды. Җ.Рәхимов

2) Кушамат, атама, атак. Атның аты өлкән, дөянең табаны өлкән. Мәкаль. Авыл хатыннарына: «Канатым, абыстаем!» – дип сүзләргә башлаган кебек, кош-кортларга, мал-туарга да сөюле атлар кушты. Г.Исхакый. Авыл балалары «Челем бабай» дип ат та куштылар. Г.Ибраһимов

Ат алу к. ат казану. Янды Фәрһат, янды Ширин, Бер якын ат алдылар. Дәрдемәнд. Ат казану Дан-шөһрәт казану, танылу. Атка калу Оятлы булу, оятка калу, яманаты чыгу. Ат калдыру Исемеңне нинди дә булса эш белән мәңгеләштерү. Ат калдырдык бергә туган илгә Сагынып яд итәргә гомергә. Ф.Бурнаш. Ат сату Кемнең дә булса исемен пычрату, гайбәтен сөйләү. Аты да, заты да юк Бөтенләй юк, гомумән юк. Аты коргыры Сукрану сүзе: кешенең яки әйбернең исемен искә төшерә алмаганда әйтелә. Менә инде, аты коргыры, тел очымда гына тора бит. Т.Гыйззәт. Аты чыгу Начар яктан танылу, яманлыгы фаш булу, нәрсә белән булса да телгә керү. Нинди дә булса җәнлек тотып яки атып кайтканын күргән-белгән кеше юк икән юклыкка да, әмма «сунарчы» дигән аты чыккан. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә