АТ I и. 1) Атсыманнар семьялыгыннан, борынгы бабасы тарпаннар булган, кешеләр йөртү һәм йөк ташу өчен файдаланыла торган, имезүче, так тояклы йорт хайваны, эре терлек. Кәбир, гомер буе күрмәгәндәй бер сагыну белән, атның муенына килеп сарылды. А.Хәлим. Ә шул вакытта үзебезнең халык яшелчәгә тилмерә: хатыннарыбыз корсак күтәргәндә тозлы кәбестә талымласалар, ат җигеп, күрше авылларга чабабыз ---. М.Әмир 2) спорт Ат башлы, дүрт шакмакта «г» хәрефе рәвешле «хәрәкәт итә» торган шахмат фигурасы 3) спорт Күн белән тышланган юан бүкәнне дүрт аякка беркетеп ясалган гимнастик җайланма ◊ Ат бәясе Кирәгеннән артык кыйммәтле, сатып алырлык булмаган бәя; зур бәя. [Шайтан:] Алар бит концертларны стадионнарда оештыралар. Билетлары да – ат бәясе. М.Миншин. Ат белән чыпчык куу Бик күп көч сарыф итеп, юк әйбер артыннан йөрү. Ат җене кагылу Атны карап-тәрбияләп, атта йөреп, бик күп вакытын ат тирәсендә уздыра торган, ат яратучы кешегә карата әйтелә. Яшьтән үк ат җене кагылган иде шул кызга. З.Хөснияр. Ат кебек Бик таза, зур гәүдәле кешегә карата әйтелә. Хәзер дә әле ат кебек таза, көчле, дисезме? А.Шамов. Ат кебек эшләү к. ат урынына эшләү. Ат койрыгын кисү Элеккеге йола буенча: туй вакытында кияү яки кодалар җигеп килгән атның койрыгын кисү юлы белән кәләшнең кыз түгеллеген белдереп, кияүне мыскыл итү. Ат күз Күзе акайган, акай күзле кешегә карата әйтелә. Ат менү Атка атлану. Ат менгән ике кеше бирегә таба чабып килә. И.Гази. Ат суыту Юлдан алҗып, тирләп кайткан атны, ашатмый-эчертми, бераз бәйләп тоту. Атта да бар, тәртәдә дә бар Ике як та гаепле. Ат тотучы Җигүле атның дилбегәсеннән тотып, командалар биреп алып баручы кеше. Ат урынына эшләү Авыр эшләрдә һәм армый-талмый эшләү. Җәй буена ат урынына эшләткәнсең дә аерып җибәргәнсең. А.Шамов |