АСЫЛЫНУ ф. 1) Аска таба, түбән таба салыну. Чөнки, печән кыштырдаган тавышка чыдаша алмыйча, кәҗә, бауга асылынган килеш, печәнгә сузылып маташа иде. Ш.Камал. Куллар ванна читенә асылынып төшкән. М.Юныс. Әһә! Әнә өянкенең су өстенә асылынып төшкән чуклары дулкын өсләренә тиеп китәләр дә бер серле көй чыгаралар… Чың-чың… чың-чың-чың… Г.Гыйльман. Әнисе ияр өстенә аркылы яткан, чәчләре асылынып төшкән, ике кулы, ат тилпенгән уңайга, җансыз нәрсәдәй атына иде. Г.Бәширов 2) Эленү, эленгән булу. Менә өрлеккә асылынган үлчәү көянтәсе әле бер, әле икенче якка атынгалап торды да тынып калды. Г.Бәширов 3) Үзеңнән югарырак урнашкан нәрсәгә дә булса тотынып, гәүдәне түбән таба салындырып тору. Данилов, тешен кысып, бер – пулемётка, бер бандага карап икеләнеп калганда, Шәмси, ничектер, шулай кирәген күңеле белән сизеп булса кирәк, атларның башына барып асылынды... Г.Бәширов 4) Бара торган нәрсәләргә тотынып, тагылып, эләгеп бару. Дулкын эчкә кайткан арада, Гариф, сикереп торып, көймәгә ташланды һәм көймәнең читенә барып асылынды. Ш.Камал. Бер-ике атлагач ук, мин аның, баягы кебек, муеныма асылынып бара алмаячагын сиздем. А.Шамов 5) Нәрсәне дә булса (тотынып, тешләп) түбән таба тарту. Икенче бакчаның читәненә үрмәләп менгәндә, кемнеңдер эте чалбарымның исән калган балагына асылынды. М.Юныс 6) Үлү максатыннан, тартылганда тын юлларын буарлык итеп, муенга бау салу. Минем урында башка берәү булса, әллә кайчан асылынып үлгән --- булыр иде. А.Шамов. Бу хурлыкка түзә алмыйча, асылынып үлде чибәркәй. Р.Батулла 7) күч. Кемгә дә булса барып сарылу, кочаклау. Ул, арыган гәүдәсе белән, аңа килеп асылынды. Р.Сибат. Мин, йөгереп килеп, аның муенына асылындым. Р.Хафизова. – Әни! Без сине туган көнең белән котлыйбыз! – дип, ананың муенына асылынды кызы. М.Хуҗин 8) күч. Ялынып тагылу, артыннан йөрү. [Лилия:] Хәзерге кызлар егетләрнең муеннарына асылына. Д.Салихов. Авыл кешеләре шундый бит алар: үз дәрәҗәсендәге бәндәләрне генә кешегә саныйлар, кем дә булса алга чыгарга, узарга җыенса, аның чабуына асылыналар. Алга чыгучы чабуына асылындырмаса, үпкәлиләр, аны дошман күрәләр. Т.Миңнуллин Асылынып калу Әле, хәзер, сөйләү моментында асылынган хәлдә булу, шул рәвешне саклау. Изаил Харисовичның ишек тоткасына сузылган кулы һавада асылынып калды. М.Маликова. Ак халатлы хатынның пенснесе, борыннан ычкынып, кара тасмасында асылынып калды. Г.Гобәй Асылынып тору к. асылынып калу. Җиз калайчыкка беркетелгән ачкыч исә, көндәгечә, урынында асылынып тора иде. Ф.Латыйфи. Хәстә ягында бер читкә тартып куйган күк чаршау вә берничә күлмәк асылынып торалар. Ш.Камал |