АСЫЛЫНДЫРУ ф. 1) Басып, өстерәп, тартып, салынкы хәлгә китерү, шундый торыш бирү. Күз алдында гарасат капылт кына дуамаллана да мине гәрдап кырыена китереп асылындыра, шул упкынга очмас өчен, бармак очларым уелып-ертылып беткәнче тырышам. М.Хуҗин 2) Югарыдан аска таба төшерү, салындыру (мәс., кулны, аякларны һ.б.ш.). --- тәрәзә каршына, аякларын асылындырып, тезелеп утырдылар. Р.Вәлиев. Афзал Сәет белән кәләшне арбаның артына утыртты. Үзе, үрәчәдән аякларын асылындырып, алга урнашты. Ф.Яруллин. Сары толымнарын асылындырып уйга талган ялгыз каенны рәсемгә төшерә башлыйм. Гөлшәhидә 3) Киемнең (кесә, итек кунычы һ.б.ш.) читеннән чыгарып калдыру, салындыру. Бәй, җегет булсаң, башта җолаларын китер: бер балагын читегеннән асылындырып, икенче балагын читек кунычына кыстырып, бик шәптән бер яучы җибәр. Г.Бәширов |