АСЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. асу. Тагы, тиз-тиз кадаклар кагып, җеп үткәрделәр, чыбылдык кияү белән кызның ятагы өстенә менеп асылды. Г.Ибраһимов. Уйлар һәр очраган ак каенның Ботагына асылып калалар. Һ.Такташ. «Елан бар», – дигән булып, Күчәрбайга якынаялар, Күчәрбайның көчле кулларына асылып, җиңел генә күтәрелмәкче иделәр. М.Әмир

2) диал. к. асылыну (6, 7, 8 мәгъ.). Маһибикә минем беләкләремә асылды. М.Әмир. Ә бер көнне, безгә ачу итеп, Тоталар да асылып үләләр. Һ.Такташ

Асылып йөрү Бөтен җирдә артыннан калмыйча ияреп йөрү. Әле Зәки Вәлиди дә, үзенең ак башкортлары белән, Дутов койрыгына асылып йөри, диләр. Ф.Бурнаш

Асылып тору Әле, хәзер асылган хәлдә булу. Мин туганда, илем эргәсендә Кургаш болыт торган асылып. Р.Шиhапов. Кесәләрем тышкы якка асылып тора. З.Фәйзи

Асылып төшү Салыну, аска таба сузылу. --- ике як ярларында үскән куаклардан асылып төшкән күләгә эчендә бөтенләй агуын онытып тора. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә