АСЫЛТАШЛЫ с. Асылташ куеп эшләнгән, шуның белән бизәлгән. [Заһидулла] --- кесәсенә Тамара бүләк иткән асылташлы алтын чылбыр муенсаны --- салды. Р.Сибат. Депутат хатын төенчекне, ниһаять, чиште, аннан кәгазь төргәктән пар көмеш беләзек, пар алка, пар йөзек һәм асылташлы балдак китереп чыгарды. А.Хәлим |