АСЫЛТАШ и. 1) Кыйммәтле, затлы минерал (бизәнү өчен кулланыла). Рәсәй империясенең казнасына тиң торырлык алтын һәм асылташлар запасын күп булса бер-ике ай эчендә тупларга мөмкин. З.Фәтхетдинов. Кайсылары, иптәшләре, кардәшләре килгәнне көткән кебек, шул күлнең эчендәге асылташлар, хикмәтле серләрне карап торган кебек, тик бер җирдә катып тордылар. Г.Исхакый 2) күч. Асылташка тиң әйбер. Әмма эчендәге асылташ, күңелендәге гәүһәр, йөрәгендәге кешелеклелек энҗеләре хәзергә ару гына сакланган. С.Поварисов |