АСЫЛМА I с. 1. к. асылмалы. Шушмадагы асылма басма турына төшә торган тыкрыкка борылгач, Петрух кыска бер хикәятен сөйләде. М.Хуҗин. Урам яктан беренче рәткә кыска сабаклы һәм асылма гөлләр --- утыртырга мөмкин. Өегез ямьле булсын

2. и. мәгъ. 1) Чук, чачак. Шуның өчен дә без Бүген төндә Аны матур итеп тегәбез, Читләренә асылмалар асып, Ука белән читен бөгәбез! Һ.Такташ

2) Өчаяк, таган. Ул арада егетләр, асылмалар ясап, учак өстенә чиләк элделәр, чәйнек астылар. Р.Хафизова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә