АСЫЛЗАДӘ и. гар.-фар. Иң югары катлам кешесе; аксөяк. Гелән-гелән асылзадәләр арасында буталып, бәкләр, морзалар итагатенең йола-гадәтләрен үзләштереп бетергән чая егет бөтен шартын китереп сәлам бирде. Ф.Латыйпов