АСЫЛДА кер. сүз Нигездә, чынбарлыкта, дөресендә, төбендә. Асылда, Батый хан Гүйәк хан белән килешә дә алыр иде, ләкин, барыбер, күңеле бу кешене якын итә алмады. М.Хәбибуллин. Асылда, барлык әзерлек мәшәкатьләре Шәвәлиев җилкәсенә төшә. Ф.Садриев. Хезмәт сараенда чит ил туристларын әзерләү бүлегендә эшли, ләкин ул, асылда, министр Асаф Зәкиевнең хатыны иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә