АСЫЛ III и. гар. 1. 1) Берәр нәрсәнең нигезе, төп җирлеге, чын дөресе. Хәер, хикмәт анда гына да түгелдер, мәсьәләнең асылы түбәндәрәк ята. М.Әмирханов. Габделмоталлип аның белән күрешеп, эшнең асылын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ф.Яхин. Минем характерымның асылы – үземне мәҗбүр итә белү. Т.Миңнуллин. Байтүрәнең җеназасына чакырып, атчабар чыккан, диделәр, бу хәбәрнең асылы бармы? Г.Ибраһимов 2) филос. Әйберне (күренешне) шул әйбер итеп таныткан аның төп үзенчәлеге, сыйфаты, эчтәлеге, җисеме. Күңелдән кәгазьгә күчкән чакта асылы җуелып, хәрабәле кайтавазы гына калган сүзләр... М.Галиев 2. с. мәгъ. Төп, оригинал. Ул әкиятләрнең әдип кулы белән язылган асыл нөсхәләрен алып килгән иде. Мирас ◊ Асылына кайту Элек булган хәленә килү, башлангыч халәтенә кайту. Ләкин озак сагышлана, төшенкелеккә бирелә белми торган шат күңелле Газинур, бара торгач, яңадан үзенең асылына кайтты. Г.Әпсәләмов |