АСЫЛ II с. гар. 1) Бик кыйммәтле, затлы. Сөенеп-сөенеп яна утлы йөрәк – Бер сүз катса миңа – сөенечтән, Тавышлары аның асылрак Чылтырап аккан көмеш инештән. Ш.Бабич

2) Яхшы нәселле, яхшы токымлы (хайван турында). Моннан ун еллар элек, хаҗи исән чагында, менә шул менгәнегез сынлы асыл юргасын каракларның авызыннан тартып алып биргән идем... Г.Ибраһимов

3) күч. Гел яхшы сыйфатларга гына ия булган, акыл, белем, абруе белән аерылап торган; изге күңелле. – Әмма асыл егет иде Алиш, – дип дәвам итте кунак. Ш.Маннур. Байтак дошманнар гөрселдәп җиргә ауды, үзләреннән дә кадерле дуслар, асыл егетләр шәһит китте. Р.Фәизов. Шанлы дәүләтле Хантимер мирзаның --- гайрәтле улы Шаһтимер белән --- асыл токым Сәлим мирзаның --- гүзәл кызы Хәмдия бер-берсенә яр булырга вәгъдә бирделәр. М.Фәйзи. – Сезме безнең туганнарыбызның асыл сөякләреннән үзегезгә сарайлар салдыручы? – дип барып ябыштылар, ди, алар Капкорсак патшаның һәм министрларның бугазына. А.Алиш

4) күч. Яхшы; изге, чын күңелдән әйтелгән. Асыл сүзләр. Асыл теләк

Асыл зат 1) Бик дәрәҗәле һәм хөрмәтле кеше. Татар җырларының чит җирләрдә иҗат ителгәннәре арасында «Шәмшәриф» – хаклы рәвештә җәүһәр саналырлык. Кайсы асыл зат иҗат иткән бу көйне? К.Йосыпов; 2) Югары сыйныф кешесе, аристократия вәкиле, аксөяк; 3) диал. Алтын-көмеш әйберләр, затлы, кыйммәтле товарлар. Калымлык өчен --- биш йөз сум акча, ике сандык асыл зат алып куйганнар. Г.Ибраһимов; 4) Нәселле, токымлы (мал); 5) Хатын-кыз. 2004 елның 8 Марты – асыл затлар бәйрәменә районыбызның төрле елларда Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре исеменә лаек булган илле сигез хатын-кыз чакырылды. Т.Нәҗмиев. Асыл кош 1) Искиткеч матур итеп сайрый торган әкият кошы. Асыл кошлар канат кактылар да Ботакларга чыгып бастылар. М.Җәлил; 2) ирон. Чибәр кыз (яки егет). – Юк, сиңа бер дә канатыңны салпайтып йөрисе түгел, – диде күрше хатыны. – Күкрәгеңне киереп йөр, асыл кошым! Ш.Маннур; 3) ирон. Югары дәрәҗәле, бик булдыклы, мактаулы, дип күрсәтелгән билгесез кеше. Әсирләр, игъланны укыйлар да, үзара фикерләшәләр, «яңа президент» дигәннәре нинди «асыл кош» икән тагын, диләр. К.Йосыпов. Асыл мал 1) Алтын-көмеш әйберләр, затлы, кыйммәтле товарлар. Ул үз гомерендә --- югалган асыл малларны караклардан ничек табып алганын көлке һәм куркыныч итеп сөйләде. Г.Ибраһимов; 2) Бик матур, сылу хатын-кыз. Асыл сөяк 1) Тумыштан гүзәл, сөекле, кадерле кеше; 2) иск. Аксөяк, морза нәселеннән чыккан кеше, аристократ; 3) Нәселле, токымлы, яхшы нәселдән булган (хайван турында)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә