АСЫЛ I и. гар. 1. Затлы ефәк тукыма төре. Бервакытны иптәш кызым Нәгыймә белән, аршины дүрт тәңкәгә, икебезгә пар тирәкле асыл алган идек, шуны тектерер өчен, бер көн эчендә биш җөйчегә җиттек, эшебез күп, дип, һичберсе дә алмадылар. Г.Камал 2. с. мәгъ. Шул тукымадан тегелгән. Рәсемнәрнең берсендә укалы-чуклы асыл күлмәк вә аның өстеннән чатма камзул кигән дүрт татар хатыны төшерелгән иде. Ф.Әмирхан ◊ Асылга төрү Үтә дә затлы, кыйммәтле киемнәрдән генә йөртү |