АСФАЛЬТЛА’У ф. Асфальт түшәү, асфальт җәю, асфальт белән каплау. Асфальтламый калган уч төбе кадәр җирдә дә төрле чәчәкләр үсеп утыра. Казан утлары

Асфальтлап бару Рәттән, тоташ, бер җирен дә калдырмый асфальтлау; торган саен күбрәк урыннарны асфальтлау

Асфальтлап бетерү Бөтен җирне дә асфальтлау; асфальтлау эшен тәмамлау

Асфальтлап килү Өлешләп асфальтлау; акрынлап, рәттән асфальтлау

Асфальтлап тору Кабат асфальтлау; гел, әледән-әле асфальтын яңарту

Асфальтлап чыгу Башыннан ахырына кадәр асфальтлау

Асфальтлый бару Рәттән асфальтлау

Асфальтлый төшү Бераз асфальтлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә