АСФАЛЬТ и. гр. 1. 1) Җиргә түшәп юл һәм тротуарлар ясый торган, сумала сыман кара соры төстәге табигый һәм ясалма масса. Аэропорттан райкомга кадәр юлның асфальты вак ташлары чыгар дәрәҗәдә юылган, су сиптерелгән иде. Ф.Садриев 2) Әлеге масса җәелгән, түшәлгән тротуар, юл. Шушы тынлык аша шәһәрнең уянуын, төн буе ял иткән асфальт өстендә урам җыештыручы картның себеркесе кыштырдавын --- ишетәсең? Р.Низамиев 2. с. мәгъ. Шундый масса җәелгән, түшәлгән. Чиста асфальт юллардан деталь-узеллар ташыган электрокарлар --- тыз да быз чабышалар. Н.Хәсәнов. Чәченә чал керә башлаган прораб шат иде: аның коллективы планны срогында үтәде, асфальт юл күрше өлкә чигенә кадәр китереп җиткерелде. М.Хәбибуллин |