АСУ’-КИСҮ ф. Үлем җәзасына күпләп дучар итү, күпләп үтерү, кыру. Явыз дошман үләт кебек үткән, Асып-кисеп, утта яндырган. Ә.Ерикәй. Эшчәннәрне чәнчеп, асып-кисеп йөргән --- атлы казаклар. М.Гафури. Йә халыкны аса-кисә торган канечкеч залим була, йә – моның ише бер тинтәк. Г.Бәширов

Асып-кисеп бару Беркемне кызганмый, бернәрсәне калдырмый рәттән асу-кисү

Асып-кисеп бетерү Барысын да асу-кисү. --- иң акыллы, иң булдыклы кешеләрне асып-кисеп бетерделәр. Г.Бәширов

Асып-кисеп йөрү Рәттән, бөтен җирдә барысын да асу-кисү. --- император Ираклий яһүдиләрне асып-кисеп йөри. М.Хәбибуллин

Асып-кисеп тору Даими рәвештә, әледән-әле асу-кисү

Асып-кисеп чыгу Барысын да рәттән, бер-бер артлы, башыннан-ахырына кадәр асу-кисү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә