АСУ ф. 1) Берәр әйберне нәрсәгә дә булса эләктереп беркетү яисә түбән таба салындырып бәйләп, тагып, элеп кую. Урман кырыенда гына таган асып чәй кайнатканнар. Х.Хәйруллин. Багана --- янында – зур табаклары асылган үлчәү. А.Әхмәт 2) Нәрсәне дә булса түбән салындырып, аркага, җилкәгә, кулга күтәрү. [Мәгъфия:] «Кәҗә белән сарык» әкиятендәгечә, капчыкны аркага асыйм да юлга чыгыйм. Д.Салихов. Аркаларына мылтык асканнар. Н.Дәүли. Син дә кайттыңмы таныш ызаннарга? Биштәр аскан бөкре шәүләң алабуталар хәтерен кытыклап бара. М.Галиев 3) Үлем җәзасының бер төре: кешене, муенына элмәкле бау кидереп, түбән таба салындырып кую. [Фашистлар аны] Туйганчы җәзалап, соңыннан ялгыз ак каенга астылар. М.Җәлил Аса башлау Асарга керешү. Бабай казанны аса башлый, балалар аңа ярдәм итеп йөриләр. Р.Вәлиева Аса килү Электән, күптәннән асу, эзлекле рәвештә асу. Вәхшиләрнең хәлен төшенеп карыйк. Сезне аса килгән кемнәр алар, кайда? Ә.Баян Аса төшү Тагы да салындырыбрак асу Асып бетерү Барысын да асу, асуны тәмамлау Асып кую Асылынып торган хәлгә китереп калдыру. Сарык бәрәннәренә ике бәйләм юкә себеркесе асып куйды. Х.Хәйруллин. Уң аягына кабат операция ясап, аны герләр белән тарттырып, аякны карават башына асып куйдылар. Ә.Галиев Асып тору Әле, хәзер күз алдында асу |