АСТЫРТЫН с. 1. 1) Мыштым, хәйләкәр; астан яшерен эш алып барган, яшертен эш йөртә торган. Уразаев легион солдатлары арасында астыртын агымның һаман көчәя баруын --- әйтте. Ш.Маннур. Астыртын Гүйәк хан Батый ханның абруен төшермәкче була. М.Хәбибуллин 2) Яшертен булган. Токсикоз – бик астыртын нәрсә, ди профессор. М.Маликова 2. рәв. мәгъ. Яшерен рәвештә, яшертен генә, сиздермичә, сиздермәскә тырышып. Вакыт, астыртын гына, кешеләрнең язмышы белән уйный, шаяра иде. М.Юныс. Мыштым гына утырса да, астыртын гына үзен күзәткәнен Мәрьям сизенгән иде. З.Моталлапов. Күрегезче бу күршеләрне, астыртын эш йөртмәкчеләр! М.Хуҗин |