АСТРОНО’МИЯ и. гр. Йолдызларның, планеталарның һәм күк йөзендәге башка җисемнәрнең төзелешен, килеп чыгышын, үсешен, табигатен һәм хәрәкәт итү законнарын өйрәнә торган фән. Ни яраткан фәне астрономиядән дә җавабы галәм серләре кебек буталчык булды. М.Хуҗин. – Аның өчен астрономия фәнен укырга кирәк, – ди Нурислам абый. Р.Хафизова |