А’СТРА и. рус бот. Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан, төрле төстәге иссез чәчәк ата торган декоратив, күпчелек очракта күпьеллык үсемлек, бакча гөле; кашкарый, диал. йолдыз. Без аның «астра» дигән сүзен генә аңладык. Р.Хафизова. Көньяк һәм Төньяк Америка, Африка, Евразиядә астраларның 250ләп төре билгеле. Биология |