А’СТМА и. гр. мед. Йөрәк (йөрәк астмасы) һәм бронхларның (бронхиаль астма) сәламәт булмавы нәтиҗәсендә, шулай ук тын юлларына ят әйберләр эләгү сәбәпле кабатланып торган тын бетү, буылу өянәгеннән гыйбарәт авыру. Астма белән авыручылар чебен шикелле кырыла, ди. М.Юныс. Шулай яши-яши, ул башта – йөрәк, аннары астма чиренә сабышты. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә