АСТЕРО’ИД и. гр. астр. Кояш системасында диаметры 1 дән 1000 км га кадәр булган күк җисемнәренең берсе; кояш тирәсендә әйләнеп йөри торган вак планета. Күп кенә астероидларның орбиталары Марс һәм Юпитер орбиталары арасына урнашкан. Барлык астероидларның суммар массасы Җир массасыннан бик күп мәртәбәгә аз |