АСТАРЛЫК и. 1. 1) Астар өчен билгеләнгән махсус тукыма // Астар була алырлык әйбер 2) диал. к. астар (2 мәгъ.). Күлмәк астарлыгы 3) күч. Яшерен нигез, чыганак 2. с. мәгъ. Астар өчен билгеләнгән, астар буларак кулланылган. Дүрт елда ике тапкыр яңа толь япсалар да, уңмадылар, әллә тольнең начары туры килде, әллә япканда тишкәләнде шунда, астарлык тактага яңгыр саркый торган урыннар кала бирде. М.Хуҗин |