АСТАРЛЫ с. 1) Астары булган, астар куеп тегелгән. Сәлимгәрәй байның туганы Хаҗимөхәммәт бай да астарлы намазлыгыннан күтәрелмәде. Х.Хәйруллин

2) күч. Эчке мәгънәгә ия булган, яшерен мәгънә белдергән. Тамашачыга, тыңлаучыга шагыйрьнең фикерен, астарлы сүзен, кинаясен җиткезер өчен, актёр шагыйрь язган шигырьне үз сүзе итәрлек дәрәҗәдә яттан бикләгән. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә