АСТАРЛА’У ф. 1) Астар кую, астар салу, астарлы итү. --- хан затлы алтын парчага кеш тиресеннән астарлап тегелгән тун кигән иде. М.Галиев 2) Нинди дә булса өслекне агартыр, буяр алдыннан шомарту, тигезләү яисә беренче кат буяу, агарту Астарлап бетерү Тәмам астарлау, барысын да астарлау Астарлап җибәрү Бераз, берникадәр астарлау Астарлап кую Алдан астарлап әзер итү Астарлап тору Даими, әледән-әле астарлау |