АСТАР и. гар. 1) Киемнең тышлыгы белән эчлеге арасына салынган тукыма (марля, киндер һ.б.ш.) 2) диал. Эчлек. Астары ертылган пинжәкнең инде кызыгы калмаган. З.Фәтхетдинов 3) Нәрсәне дә булса беркетү, ныгыту өчен, аның аскы ягына куела торган әйбер; аскуйма 4) Аска җәелә торган берәр нәрсә, аслык. Сәгыйть астарсыз, җәймәсез буш караватны күрсәтте. Ф.Сафин 5) күч. Асыл нигезе, мәгънәсе. Ләкин бу сүзләрнең әнә шундый астары барлыгын да сизми калмады. Х.Камалов |