АССЫЗЫКЛА’У ф. Нәрсәгә дә булса басым ясау. Нәтиҗәдә, үзен аңлаган, яраткан якын дуссыз, җан кардәшсез кешегә бу дөньяда яшәүнең гаять авыр булуын, хәтта мәгънәсе юклыгын ассызыклый. А.Шәмсутова. --- башлам нинди генә булса да, ул әкияттәге вакыйгаларның борынгылыгын, безнең заманга түгел, күптән узган чорларга каравын ассызыклап әйтергә тиеш. Ф.Урманче. Безнекеләр дә, оештыру конференциясендә үк, һичшиксез, әтиләр көне булдыру кирәклеген ассызыкладылар. Ватаным Татарстан

Ассызыклап алу Берникадәр ассызыклау

Ассызыклап бару Эзлекле рәвештә, берсе артыннан берсен ассызыклау. Кәбирне чагыштыру аша, татар халкының чор күзлегеннән фаҗигасен, бу аяныч язмышның киләчәк буыннарга тәэсирен фәлсәфи-публицистик рухта ассызыклап бара. А.Шәмсутова

Ассызыклап бирү Махсус рәвештә ассызыклау. Кагыйдә буларак, градация вазифасын үтәгән сүз-гыйбарәләрне Г.Тукай мәгънәви-интонацион яктан калкуландырып, ассызыклап бирә: Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!». Х.Миңнегулов

Ассызыклап китү Сүз уңаенда, җае туры килгәндә ассызыклау. Аның тагын бер зур хезмәтен ассызыклап китү урынлы булыр, ул да булса – китапханәнең яңа бинасын төзү, аны проектлаштыру. Ф.Чанышева. Мөдәррис Вәлиевнең аналитик мәкалә-эсселарындагы шигъриятне, алардагы сурәт-тасвир осталыгын, сүз тылсымын ассызыклап китү укучы белән уртаклашуга юнәлтелгән булыр. Р.Әхмәтҗанов

Ассызыклап кую Аеруча басым ясап ассызыклау, алдан ук ассызыклау. Военкоматтагы абыйсы, син – әниеңнең бердәнбер баласы икәнне билгеләп, ассызыклап куйсын. З.Хәким

Ассызыклап тору Гел, һәрвакыт ассызыклау. Китапның өчтән бер өлешен алып торган «Ачык хатлар» әлеге омтылышны тагын да ассызыклап тора. М.Вәлиев. --- көч-куәтле сәламәт егет икәнен ассызыклап торган, таза, киң гәүдәле, озын буйлы Таһирның әлеге сәер кылыгы Гөлзиләнең көләсен китереп, күңелен күтәреп җибәрде. М.Кәбиров

Ассызыклап үтү Сүз уңаенда, җае туры килгәндә ассызыклау. Монда татар милли хәрәкәтенең роле гаять зур булуын тагы бер тапкыр ассызыклап үтәргә кирәк. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә