АССОЦИА’ЦИЯ и. лат. 1) Катнашучылары уртак максат белән берләшкән, бер үк характердагы эш алып бара торган оешма, берлек. 1929 елда эксперименталь фонетика буенча [Г.Шәрәф] Халыкара ассоциациягә гамәли әгъза буларак кабул ителә. Р.Вәлиев. «Алга» крәстияннәр хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Риф Йосыпов оештыру эшләрендә маһирлык күрсәтте. К.Йосыпов

2) Нинди дә булса төркем, билгеле бер нәрсәләрнең төркеме

3) психол. Нерв-ми эшчәнлегенә нигезләнгән аерым төшенчәләр, төрле психик хәлләр (күзаллау, фикерләү, хисләр) арасындагы бәйләнеш; бер төшенчәгә охшатып, шуның белән бәйле икенчесен искә төшерү. Димәк, теге сүзләр белән чиртү арасында ниндидер ассоциация туып өлгергән. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә