АССОРТИМЕНТ и. фр. махс. 1) Сәүдә яки эшләп чыгару сәнәгатьләрендә сатыла яисә җитештерелә торган төрле сортлы әйберләр, товарлар җыелмасы. Концерт программаларын һәм музыкантларны Хавтан меню белән эчемлекләр ассортиментына караганда да ешрак алыштырып тора иде. Р.Мирхәйдәров

2) күч. Бер үк төрдәге әйбернең, күренешнең төрчәләре. Хыял ассортименты бермә-бер кимеде. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә