АССОНАНС и. фр. әд. Шигырь төзелешендә: охшаш сузык авазлар кабатлану күренеше. Рифмасыз шигырь бер-ике табышмакта гына күренеп китә. Бу очракта аһәңдәшлек аллитерация һәм ассонанс хисабына хасил була. Х.Мәхмүтов. [Табышмакларда] Мәсәлән, һәркайсында диярлек авазлар чиратлашуы (аллитерация һәм ассонанс) яки эчке рифмалар бар. Х.Мәхмүтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә