АССИСТЕНТ и. лат. 1) Фәнни эшчәнлектә яисә операция ясау вакытында профессорның, табибның ярдәмчесе. [Суфия:] Мин үзем, үз теләгем белән, патолого-анатомик тикшерүдә катнаштым. Мин ассистент булдым. А.Расих. Доцент Зәйтүнәне операцияләрдә ассистент булып торган чакларында элек тә мактый иде. М.Маликова // Кинода, театрда нинди дә булса өлкән вазифадагы кешенең ярдәмчесе. Болардан тыш, театрның художество составыннан – балетмейстер ассистенты иптәш Карыйны, художник-бутафор Хәбибуллинны --- алырга кирәк. М.Җәлил. Спектакльне кую өчен, Казанга Л.Якобсон ассистенты хореограф Юрий Дружинин чакырыла. Казан утлары

2) Югары уку йортларында билгеле бер факультет, кафедрага караган кече дәрәҗәдәге укытучы вазифасы һәм шул вазифаны башкаручы кеше. Ә өч елдан соң, кандидатлык диссертациясе яклагач, аны кафедрада ассистент итеп калдырганнар. Ф.Углов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә