АССИМИЛЯ’ЦИЯ и. лат. 1) Яраклашу, охшашу, кушылу, йотылу 2) Бер халыкның, икенче халык (яисә аның бер өлеше) белән кушылып, үз телен, мәдәниятен, үзаңын югалту күренеше. Халкымны ассимиляция көтә, --- дип куркыталар. М.Юныс 3) лингв. Сөйләмдә авазның үзеннән алда килгән (прогрессив ассимиляция) яисә үзеннән соң килгән (регрессив ассимиляция) аваз белән охшашлануы, берсе икенчесенә охшавы. Нәтиҗәсе буенча, ассимиляция тулы һәм өлешчә төрләргә аерыла. Бер аваз икенче авазны үзенә тулысынча охшашландырса, тулы ассимиляция була. Ф.Сафиуллина 4) биол. Тереклек иясе яки үсемлек организмының үзенә кергән матдәләрне эшкәртеп үзләштерүе, сеңдерүе // Күзәнәкләргә кергән гади матдәләрнең катлаулы органик кушылмаларга әверелү процесслары (фотосинтез, тамыр абсорбциясе һ.б.ш.) |