АСРА’У I ф. 1. 1) Хуҗалыкта һәртөрле мал-туар, кош-кортны карап, тәрбияләп, үстереп, үрчетеп тоту. Йорт-җирем яңа, мал-туарын, кош-кортын ишле асрыйм. М.Хуҗин. Кичтән «күршеләрдән йөри башлармын» дип ныклы маршрут төзеп куйса да, иртән, урамга чыккач, бу карарын кинәт үзгәртеп, өч-дүрт йортны үтеп китте һәм эт асрамаган Мекетә дигән кешеләргә кереп китте. А.Гыйләҗев. Тирә-якны айкап йөрүче бандитлар да, җир чәчеп, мал асрап көн күрүче җирле халык та – бар да --- пограничник Василийны беләләр. Ә.Айдар 2) Нинди дә булса кешене, ашатып-эчертеп, үз янында тоту, яшәтү. Син өеңдә студентлар асрыйсың икән. Г.Ибраһимов // Карап, тәрбияләп үстерү. – Миңа бирегез, миңа, – диде тагын бер агай. – Үз улым итеп асрармын. Н.Дәүли. Кечкенә бала көннәремдә, һичбер эшкә ярамасам да, атам-анам мине киендереп асрап үстерделәр. Дәрдемәнд 3) сөйл. иск. Матди яктан тәэмин итеп тору. Ул, янәсе, үз милкендәге җирләрне, урманнарны, болыннарны, Казанда яңа мәчет белән мәдрәсә асрау өчен вәкыф итеп бирәчәк, имеш, дигән ялган хәбәр тараттыра. К.Нәҗми. Байлар эчәләр, тарталар, карта уйныйлар, бишәр җирдә матур кызлар асрыйлар. Г.Ибраһимов 4) сөйл. иск. Хезмәттә тоту, эшләтү. Берничә ялчы асрау 5) күч. Саклау, саклап тоту. Бездә әле халык, Аллага шөкер, өчәр выпускадан торган газеталар асрарлык дәрәҗәдә үк юләр түгел. Ш.Камал 6) күч. Үзе белән йөртү, үзендә йөртү. Казачий пулясын йөрәк астында асрар хәлем юк! Г.Ибраһимов 7) күч. Нинди дә булса хис, уйларны саклау, хәтерендә тоту. Ул үзе дә, кайчандыр, күңелендә Булатка каршы бер дулкын асрый иде. Г.Ибраһимов. Шушындый гашыйклар йөрәгендә нинди хисләр асралганын телләреңнән гөл итеп тамдыр. М.Фәйзи 2. и. мәгъ. к. асраучылык. Башта тирә-күрше районнардагы нигездә терлек асрау белән генә шөгыльләнә торган хуҗалыкларны ачыклады. З.Фәтхетдинов. Урыс кешесенең бар тапканы гаскәр асрауга китеп барган. Т.Миңнуллин Асрап яту Озак вакытлар үзеңдә тоту, саклау; озак вакыт асрау. – Беренче, ул – контрреволюционер, кулак, --- авыл кулакларын развёрсткадан саклый, дезертирлар асрап ята, аларда сыйланып йөри. Һ.Такташ. [Мәүлитҗан:] Нәрсә дип боларны [китапларны] саклап, асрап яталар икән? Д.Салихов |