АСМА II с. 1) к. асылмалы. Газизәнең матур борыны белән килешле алсу иреннәре якты гына яна торган асма лампа яктысында гадәттән тыш матур күренә иде. Ш.Камал. Манараның нәкъ өстендә ике сакчы йөренә, Мөхәммәдъяр аттан төште дә капкачыга ярлыгын күрсәтте, капкалар ачылды, асма күпер төшерелде. М.Хәбибуллин. Яшь пожарник шоп-шома асма бау буйлап бик җитез менеп китте. М.Фәйзуллина

2) физ. иск. Югарыдан түбәнгә таба төшерелгән, вертикаль. Асма сызык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә