АСЛЫ’-ӨСЛЕ с. 1. 1) Ике катлы, берсе икенчесе өстенә урнашкан. Шәмсүн күз карашын аслы-өсле киштәләргә тезелеп куелган китапларга юнәлдерде, аннары бүлмәне күздән кичерде. А.Вергазов 2) Астагы һәм өстәге. Аслы-өсле нарларда эшчеләр кайсы – утырып, кайберләре ятып торалар. Ш.Камал 2. рәв. мәгъ. Кат-кат итеп, катлы итеп, берсе өстенә икенчесен куеп. Аннары кәкре башлы таягы өстенә ике кулын аслы-өсле куйды да сүзгә керешеп китте. Ш.Маннур ◊ Аслы-өсле сүгенү Ямьсез сүгенү сүзләре әйтү. Авызга алмаслык әшәке сүзләр белән аслы-өсле сүгенү, тоткыннарга карата рәхимсезлек төрмәгә якынлашкан саен бермә-бер артты. Р.Кәрами |