АСЛЫК и. 1) Нинди дә булса әйбер астына куела торган җайланма. Арткы палубада тәбәнәк кенә аслыкка утыртылган кечкенә каен бар иде. С.Сабиров

2) Аяк киеменең астына, табанына тегелә, кагыла торган нәрсә, олтан, табан. Көя кискән киез итеккә аслык салган кебек, һәр тишеккә үз теориягезне китереп кыстыра беләсез инде. З.Фәтхетдинов. Син Котди, --- педалеңә дә оекбаш белән генә бас, аның өчен мин аслыкка калын күн тектем. Р.Фәизов

3) сөйл. Астар. Яка аслыгын да яка җебе юнәлешендә кисәләр, ләкин, утыртканнан соң, яканың почмаклары өскә таба тырпаеп тормасын өчен, яка аслыгының кырыен һәм очын якадан 2–3 мм га кимрәк итеп кисәләр. Өегез ямьле булсын

4) этн. Элекке заманда, өйне чыра белән яктыртканда, чыра астына куела торган әйбер

5) Түшәк, матрац сыман йомшак әйбер. Машина әрҗәсенә каяндыр табып китерелгән калын аслык җәйделәр, башы ак марляга бәйләнгән Әхнәфне шунда сузып салдылар. Ф.Сафин. Идәнгә йомшак калын аслык түшәлгән. М.Хәсәнов

6) Мал астына салына, түшәлә торган нәрсә (салам, пычкы чүбе һ.б.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә