АСЛАМЧЫ и. 1) Процент алу, арттырып түләтү исәбенә акча биреп торучы кеше; русчасы: ростовщик 2) Төрле вак товарлар белән йөреп сату итүче, кырыктартмачы, вак сәүдәгәр. Ләкин, һәрвакытта ложаны алып, безнең янымызга йә күрше Мәрфугасын, йә исә асламчы Фәхриясен тагып җибәрә иде. Г.Исхакый. --- Җәмил асламчы картныкы шикелле әллә ниләр белән тулган хәтер сандыгын актарып утыра. Н.Әхмәдиев |