АСКЫ с. Аста булган, ас яктагы, ас өлештәге, астагы; киресе: өске, югарыгы. Карт --- кәзәкиенең аскы каптырмасын эләктерде. М.Хуҗин. Сезгә нинди номер кирәк, кадерлем: аскы каттамы, әллә өстәгесендәме? З.Фәтхетдинов. Ул сүзләрне әйтмәсә дә, Гөлфинур, үпкәләп, аскы иренен бүлтәйтте. А.Вергазов |