АСКУЙМА и. Берәр әйбер астына кую өчен махсус ясалган җайланма. Алар кергән җыйнак бүлмә кыйммәтле обойлар белән бизәлгән, озын аяклы аскуймаларга утыртылган гөл савытларыннан стеналарга үрмә гөлләр сузылып киткән. А.Вергазов. Шуның төтененнән талпаннар вазелинлы аскуймага мәтәләләр дә ябышып калалар. Б.Камалов |