АСКЕТИЗМ и. гр. 1) Кайсыбер фәлсәфә мәктәпләренә һәм шулай ук төрле диннәргә хас булган, рухи камиллеккә ирешү өчен хис-тойгыларны, теләк һәм омтылышларны буйсындыру, үзең теләп, физик авыртуларга, ялгызлыкка һ.б.ш. чикләүләргә өндәүдән гыйбарәт дини-әхлакый тәгълимат. Шул чор поэзиясенә хас бу күренешне әдәбият белгечләре «аскетизм», ягъни кирәгеннән артык бирелгәнлек, дип атадылар. Т.Галиуллин. Аның аскетизмы кешелек сафлыгыннан килә. Казан утлары 2) к. аскетлык |