АСКЕТ и. гр. 1. 1) Дөнья рәхәтеннән ваз кичкән, үз-үзен чикләп, авыр тормыш алып бара торган кеше. Кешеләр [Арсланны] аскет дип, чамадан тыш коры, күңелсез кеше дип уйлыйлар иде. Г.Ахунов

2) Борынгы заманда: үзен ач торып җәфалаган христиан динендәге кеше

2. с. мәгъ. Аскетка хас сыйфатларга ия булган. Бу ячейка секретаре үзенең шәхси тормышына вак мәсьәлә дип караучы, --- кызлар белән йөрүне иске тормыш калдыгы дип исәпләүче, --- аскет табигатьле бер егет икән. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә