АСБЕСТ и. гр. 1. махс. Силикатлар классына керә торган, утка, селте-кислотага чыдам, сәнәгатьтә изоляция материалы буларак файдаланылган минералларның гомуми атамасы; тау сүсе

2. с. мәгъ. Асбесттан эшләнгән, асбесттан ясалган. Өсләренә асбест плащлар кигән, гаять зур асбест җәймәне як-ягыннан тоткан унөч кеше --- дөрләп янган ут эченә кереп киттеләр. Г.Ахунов. Вагонда болай да салкын түгел, юан асбест торбага спираль тимер чыбык урап ясалган электр миче очкыннар чәчеп кызып тора. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә