АСАБА и. гар. тар. 1. 1) Җирле халык, төп халык; русчасы: абориген 2) Нәселдән күчкән, ата-анадан калган җир, биләмә; русчасы: вотчина 3) Вотчина биләүче, вотчина хуҗасы. --- типтәрләрнең исә бер өлеше --- асаба хокуклары алгач һәм, бигрәк тә, --- типтәрләрне «башкорт гаскәрләре»нә кушу сәбәпле, аларны «яңа башкортлар» дип йөртү көчәйгәч, бу этносослов үзаң хәтта «башкортлык» билгеләрен дә ала. Д.Исхаков 4) Ата ягыннан булган барлык ир туганнар 5) диал. Нигез хуҗасы, төп йортта калырга тиеш кеше, варис 6) Ата-анасын тәрбияләүче ир бала 2. с. мәгъ. Асабага (2 мәгъ.) нигезләнгән. Аларның исә ахыры – ул өмет иткән асаба хакимлек күренми дә күренми. Җ.Рәхимов. --- соңгы дистә елларда төп халык, асаба милләт дип исәпләргә өйрәнгән башкортлар да, татар халкының үзләреннән күбрәк булуын инкяр итмәде. Ф.Фаткуллин |