АС II и. зоол. 1. Сусарлар семьялыгыннан, җәен саргылт көрән, кышын ак, койрык очы һәрвакыт кара булган кыйммәтле мехлы җәнлек; русчасы: горностай. Юл аркылы ас йөгереп үтте, арырак хәйләкәр төлкенең күләгәсе чагылып алды. М.Рәфыйков. Киштәләрне сыгып төшергән төлке, кеш, ас, кондыз тиреләрен, тәпән-тәпән балларны, таудай өелгән ул күннәрне, савыт-сабаны, агач-ташны нишләтергә? Н.Фәттах

2. с. мәгъ. Шул җәнлек мехыннан тегелгән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә