АС I и. 1. 1) Гадәттә кыек килеш формаларында килеп, пространствода: билгеле бер өслектән, җирдән түбән урын, түбәнге тараф; киресе: өс. --- бетон баскычтан аска таба атлады. М.Маликова. Син тизрәк аска, үзәнлеккә, кешеләр янына төш тә Кызыл Чәчәк алып кил. Р.Киплинг. Үлчәү тәлинкәләре, тагандагы кызчык кебек, әле – өскә, әле аска атына. Н.Гыйматдинова. Тәскирә, ниһаять, исенә-аңына килде. Артка тайпылып, аска караган килеш: «Ходаем, барлык гөнаһларым өчен кичер мине», – диде. Г.Гыйльман

2) Берәр нәрсәнең түбәнге ягындагы өслек, түбәнге җирлек; киресе: өс. Кояш күтәрелеп кыздыра башлагач, туң эреде, аяк асты җепшеде, кар ярмаланды. Ш.Янбаев. Ә йортлар каршыдагы тауга һәм шул тау асты буйлап сузылган әрәмәлеккә карый. М.Хуҗин. Авызым бәйләүле килеш, ул мине аска алып төште, монда бөтен шартлары китереп эшләнгән җир асты куышы иде. Р.Батулла

3) Берәр нәрсәнең тирәсе, тирә-ягы, яны. Кызлар, егетләр каравыл өе янындагы чирәмлектә таган астына җыелдылар. М.Гали. Мәскәү астындагы зур авыл өчен атакага барганда, флангта посып калган бер фашист пулемётчысы аларның ротасын бөтенләе белән диярлек кырып салды. Р.Фәизов

4) Берәр нәрсәнең түбәнге өлеше, нигезе, төбе. Төп бабам Хәсәннең асты – таш, өсте агач йорты бу. А.Хәсәнов. Ул үз уйлары белән мавыккан арада, аста җыештыручы хатын тагын нәрсәләрдер кычкырды, нидер боерды. К.Кәримов. Астан күтәрелгән су ике елганың да бозларын туктаусыз алга куалый. К.Йосыпов. --- хәзер исә суы куерды, тәнгә сылана, Баязитны аска сөйри. М Хуҗин

5) Яткан яки утырган урын. Малларны эчереп, асларын җыештырасым, азык саласым бар. Ш.Маннапов. Әтиле кешенең малае, укудан кайткач, сыер асты җыештыра, башакка салам турый... К.Кәримов. Нәкъ минем аска гына чыршы ботагының бастырык юанлыгын салгансыз бит, хәчтерүшләр. А.Хәсәнов

6) Аяк киеменең җиргә басып йөри торган өлеше; табан, олтан, аслык. Егет, су төбен итегенең табан асты белән капшый-капшый, акрын гына шуа башлады. В.Нуриев. Аягында – астына салынган киез итек, өстендә – иске сары тун. Ф.Хөсни. Ул, калын гына аслар салган зур киез итекләренә сырышкан карларны каккалап алгач, зур бүреген маңгаена баса төшеп, алга атлады. Ш.Камал // Нәрсәнең дә булса төбе, асты. [Мичебезгә] Нихәтле күп яксаң да, икмәкнең асты килми. М.Гали. Юллары бәлеш табасы асты кебек тигез, такыр. Т.Галиуллин // Аскы өлеш. Муен асты салынып төшкән, калын гәүдәле, түм-түгәрәк сыер иде ул. Ә.Галиев. Ерактан бу кошлар [көмеш акчарлаклар] ап-ак булып күренәләр, ә, якыннан караганда, корсак һәм канат асты гына ак төстә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

7) Нәрсәнең дә булса эчке ягы, эче. Гимнастёрка төсле яшькелт пинжәк астыннан аның мускуллары уйнап тора. Р.Хафизова. Карчык бер вакытны яшел булган чапан ябынган һәм дә чапан астыннан бик иске түгел генә бишмәт кигән --- иде. Г.Исхакый. Инде сугыш алды, сугыш елларында ук киез итекләрдә, пальтоларда булып та, татарча ак ефәк шәл астыннан калфакларны төшермәгән бу асыл затлар, үзләре ач килеш, салкын сәхнәләрәдән елмая-елмая, борынгы җырларыбызны ата-бабалардан кабул итеп алып, безгә җиткерә алдылар. К.Йосыпов

8) Ут яга торган урын, учак. Камилә торып, су китереп, сыер савып кергәнче, аның казан асты ягылып, бәрәңгесе пешеп, самавыры куелып өлгергән була. Ә.Еники. Юкны төпченеп утырганчы, бар, учак астына коры утын тура. Ш.Янбаев

9) астагылар күч. Түбән дәрәҗәдәге кешеләр. Өстәгеләргә астагыларны саталар, астагыларга өстәгеләрнең нәрсә сөйләгәннәрен җиткезеп торалар. Ә.Хәбибуллин

2. с. мәгъ. Аскы, астагы, аскы яктагы. [Еланның] --- ас казналыгы баш сөяге белән хәрәкәтчел тоташкан. Т.Шакирова. Икмәкнең ас ягы кайракланган

3. бәйл. функ. 1) астына Берәр эш-хәлнең, хәрәкәтнең нәрсәнең дә булса аскы, түбәнге ягына юнәлүен белдерә. --- беләсең килсә, аның өстендә сабаклары бишәр метр су астына киткән төнбоек чәчәкләре, --- саз үләннәре үсәләр. И.Гази. Ул табышын өйалдында каплап куелган чиләк астына яшереп маташканда, әтисе килеп чыкты. Р.Кәрами. Көлеп туйгач, фельетон астына минем яңа исемне язды да басарга җибәрде. Р.Мостафин

2) Эш-хәрәкәтнең нәрсәнең дә булса йогынтысына дучар итү максатыннан эшләнүен белдерә. --- ишегалды чирәменә сибәләгән вак яңгыр астына кыз-кыркын чүлмәк-чүлмәк гөл чыгарып тезәләр – шифалы яңгырга алар да коенсын! Т.Мөбарәков

3) Нәрсәнең дә булса хәрәкәт сферасын, берәр төрле хәлгә дучар булуны, юлыккан шартларны белдерә. Шулай итеп, төзүчеләрнең бөтен тырышлыгын шик астына куюы, юкка чыгаруы мөмкин. Р.Кәрами. Якынлашып килүче яңгырны уздырып җибәрмичә торып игенне җиргә егу – ярты ашлыкны су астына салып черетү, дигән сүз. Г.Гыйльман. [Газинурның кызлары] Коеп яуган яңгыр астына эләгеп туңганнары, өшегәннәре дә бар. А.Хәсәнов. --- тугандашлыкны куркыныч астына куя. Ә.Хуҗиәхмәтов

4) астында Эш-хәлнең берәр предметның аскы ягында эшләнүен белдерә. Тау астында изге чишмә ага. Т.Миңнуллин. Тимерхан өстәл астында мияулап торган песигә калҗа бирде. Р.Вәлиев. Кирпеч келәт астында тирән баз казыткан Фәрдүс Зәбихов. М.Хуҗин

5) Кемне яки нәрсәне дә булса үз тәэсиренә, үз йогынтысына дучар итә торган әйбер яки күренешне белдерә. --- бары тик үзенең җан газабы белән генә яшәсә дә, аңарга ышаныч кими бара, һәм ул һәрчак күзәтү астында яши. З.Зәйнуллин. --- безнең халкыбызның киләчәге куркыныч астында, без барыбыз да моны белергә тиешбез. Т.Миңнуллин

6) Кемдер берәү нәрсә дә булса башкарган вакыттагы хәл-торышны, вакытны белдерә. Таң беленеп килгәндә, тынычсыз полк, конвой сагы астында товар вагоннарына төялеп, билгесез якка җибәрелгән иде инде. К.Нәҗми

7) Берәр эш-хәлнең, хәрәкәтнең башка эш-хәл, хәрәкәт белән беррәттән башкарылуын белдерә. Байрак, йөзләрчә тавышлар күтәреп алган җыр астында чайкалып, Вәлишиннәр фабрикасына таба үрләп килүче ялкын төсле, алга йөзеп китте. К.Нәҗми. Алар шулай, эчтән генә куанышып, төнге яңгыр шавы астында бер-берсенә сыенып, шактый озак бардылар. А.Гыйләҗев

8) Эш-хәлнең сәбәбен белдерә; аркасында, нәтиҗәсендә. Ут-күз чыгуга, күбесенчә, көл астында посып калган күмер яисә сиздерми генә пыскып яткан кисәү сәбәпче була. М.Насыйбуллин --- ул үрмәкүчкә охшаган алты аяклы машина иде һәм аның «аяклары» куышлыкларында һава басымы үзгәрүе астында эшли ---. Р.Мөхәммәдиев

9) Затны, предметны, төшенчәне икенче затлар, предметлар, төшенчәләр рәтеннән аерып туплаган характерлы билгене күрсәтә. Журнал тарихи материалларны нигездә «Мәшһүр адәмнәр вә бөек хәдисләр» дигән даими рубрика астында биреп бара. М.Әмирхан

10) Мәгънәсе ачыла торган яки ачылырга тиешле сүзне, атаманы һ.б.ш. белдерә. Бу сүзләр астында нинди мәгънә ята соң? Казан утлары

11) астыннан Эш-хәрәкәтнең берәр нәрсәнең аскы ягыннан читкә юнәлүен белдерә. Зәңгәр төтен, җил белән, капка астыннан урамга суырылып чыгып бетте. З.Хөснияр. Алан уртасында гомердә уйламаган уйларыма чумып утырганда, аяк астындагы җәлпәк таш астыннан бер кәлтә еланы атылып чыкты да, үчләшкән кебек, койрыкларын болгый-болгый, үлән өстендә бормалы эз калдырып, йөгереп китте. Г.Гыйльман. Төне буе укып чыктык шулай Һәм йокладык соңлап барсыннан. Иртән, мине уятмаска теләп, Песи чыга юрган астыннан... М.Галиев

12) Кемнең яки нәрсәнең дә булса карамагыннан, йогынтысыннан, тәэсиреннән азат ителгән, коткарылган берәр хәл-торышны белдерә. Көймәдән чыккач, шул матур манзарадан аерыла алмаенча, шул нурга коенган күлнең тәэсире астыннан чыга алмаенча, берсенә берсе тотынышып, бик озак карап тордылар. Г.Исхакый. Ул --- шик астыннан чыгу, кимсетелү-хурлаулардан котылу дип кабул итә. Г.Кутуй. --- басып алучыларның изүе астыннан котылу өчен, күп гасырлар буена көрәш алып баралар. Ф.Галимуллин

Аска су йөгерү к. аска су керү. [Актай:] Астыңа су йөгерсә, әллә ниләр әйтерсең, кызым! Н.Фәттах. Аска су керү 1) Эшне вакытында эшләмәү сәбәпле ашыгычка әйләнү; 2) Авыр хәлдә калу, ни эшләргә белмәү. Дөрес, астына су кергәч, сезнең ише галиҗәнапларның дә зиһене ачылучан була. З.Фәтхетдинов. Аска су үтү к. аска су керү. Директорның җавабы да бик кырыс яңгырады: Астыгызга су үткәнче кыймылдарга кирәк иде аны, диде ул. М.Хәсәнов. Аста калдыру 1) Кемнең дә булса сүзен, үтенечен тыңламау, үтәмәү; 2) Башка вакыйга, күренеш һәм эш-хәлләрнең әһәмиятен, урынын киметеп күрсәтү. Астан карау Яшертен генә, астыртын карау. Астан кисеп, өстән ямау Хәйләкәр һәм усал булу. Астан тешләү Берәр кешегә карата астыртын әшәкелек эшләү. Астан ут (үрт) йөртү Сиздерми генә астыртын эш йөртү, комачау итү. [Сәгыйтов:] Мин, ал-ял белми, таралып беткән колхозларны кире җыеп, укмаштырып йөрим, син --- астан ут йөртәсең икән. Ф.Сафин. Астын өскә китерү 1) Зур чуалчыклык, буталчыклык барлыкка китерү, бөтен нәрсәнең тәртибен бетерү; бар нәрсәне урыныннан кузгалту. Бу хәл бөтен идарәнең астын өскә китерде. Р.Хисмәтуллин. Тик нишләмәк кирәк, сугыш кайчандыр изге саналган гыйбарә-гамәлләрне бер селтәнүдә юкка чыгарды, дөньяның астын өскә китерде. М.Әмирханов; 2) Нәрсәне дә булса бик тырышып эзләү, бер җирне дә калдырмый актару. Шул рәвештә, бер атна-ун көн чамасы, Галиәкбәр агай, шәһәрнең астын өстенә китереп, беренче класс рестораныннан башлап түбән дәрәҗәдәге кабакка кадәр һичбер зыярәт итмәгән җирне калдырмады. Ш.Мөхәммәдев. Асты өскә килү Зур чуалчыклык, буталчыклык барлыкка килү, әйберләрнең тәртибе югалу. Дөньяларың ник асты өскә килми шунда. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә