АРЫ’Ш АНАСЫ и. 1) миф. Игенлекләрне, арыш басуын карап, тәрбияләп торучы, дип күзалланган, шул иген эчендә яши торган мифик зат

2) бот. Шул мифик затның эзләре дип кабул ителгән, арыш башагына ябышып үсә һәм арыш белән бергә өлгерә торган кара төстәге, агулы озынча паразит гөмбә; русчасы: спорынья. Арыш анасы арыштан алда өлгерә. Мәкаль. Татарларда, мәсәлән, арышның да үзенең анасы булган, «арыш анасы» – зыянлы гөмбә – арыш алласының үзе өчен калдырган өлеше, дип исәпләнгән. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә