АРЫШ и. 1) Кыяклылар семьялыгыннан, орлыгын онга әйләндереп, кара икмәк пешерүгә китә торган, игүле башаклы үсемлек. Аеруча Дүчән басуында арыш башаклары авырлыктан җиргә кадәр сыгылып төшкән була. Г.Гыйльман. Арыш саламы ябылган «алтын түбәле» өй, балачакның бөек әкияте булып, хәтер утравына күчкән. М.Галиев. Арыш кыры азрак дулкынлана да башлады. Г.Исхакый. Арыш урагын бетереп, сабанга төшәргә торганда, авылда хәбәр таралды. Г.Ибраһимов

2) Шул үсемлекнең орлыгы. Колхоз кырында башта арыш өлгерә, аннары – борчак. Ә.Салах. Табынга, хуш исләрен бөркеп, табагы белән аш килде. Куе арыш чумары. Тәмле, туклыклы. Р.Хафизова. Карт белән карчык кына булган гаиләләргә яисә ялгыз кешеләргә, буханкалап, бөтен арыш ипие, күмәч сатып алу артык та килеп чыга, чөнки алар бик тиз кибә, күгәрә башлый. Ватаным Татарстан

Арыш боламыгы Бик җебегән, булдыксыз кешегә карата әйтелә. [Миләүшә:] Кызлардан да оялгач, егет булмый инде ул! Арыш боламыгы була. Д.Салихов. Әмма Шәмсуар да җебеп төшмәде, изрәгән арыш боламыгы түгел икән егетебез. М.Хуҗин. Арыш мае Аракы. Соң сез, [Әхмәтне] ни эшләп, бераз арыш майлары белән җебетмисез? Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә